Друзья, нам очень нужно набрать 100 подписчиков для канала Дзен dzen.ru/uistoka.ru, подпишитесь, пожалуйста!
 село Чуюнчи-Чупаново
ГлавнаяРеспублика БашкортостанЗилаирский районсело Чуюнчи-Чупаново

История – село Чуюнчи-Чупаново

Время основания, исторические события, факты

Чуюнчи-Чупаново, это моя малая родина, село основано башкирами Усерганской волости, Ногайской дороги на собственных землях как Чупаново, в чудном, удивительном месте, среди гор, лесов и мелких речушек. Известно с 1765 года. Фиксировалась так же под названием Супаново. В 1795 году в 22 дворах проживало 130 человек., в 1866 году в 38 дворах 138 человек. Занималась скотоводством, земледелием. В 1901 году здесь поселились жители д. Чуюнчи Белебеевского уезда (ныне Давлеканского р-на). С этого момента село получило новое развитие. Население в 1900 году - 176 человек.; 1920 году - 528; 1939 - 709; 1959 - 523; 1989 - 247; 2002 - 232 человека. Живут люди татарской национальности. До 2020 года функционировали школа с восмилетним образованием, Фельшерско - окушерский пункт, клуб и библиотека. С 1920-х годов современное название. Среди известных уроженцев Б.Х.Гизатуллин, Х.Н. Гизатуллин. А я же появился на свет 2 го июня 1957 года, в небольшом домике по ул. Тубен Оч. в конце села, по которой утром и вечером проходило деревенское стадо, образуя облако пыли. Моя мать Латыпова Гайнизиган Хаматзяновна работала дояркой, где заслужила множественные награды, одной из них была поездка в ВДНХ г. Москву. В 1970 году в связи с переездом родителей на другое место жительства я уехал из села, мне было 14 лет.

В современной истории село переживает очень трудные времена, можно сказать кризисные. Отсутствие какого либо сельско-хозяйственного производства, даже какой либо организованной трудовой деятельности привело людей до грани выживаемости.

В настоящее время в селе живут в основном пенсионеры, кто отдал свой труд, здоровье селу и кого уже ни где ни ждут. Молодежь не задерживается, нет смысла.


Бала чак, Түбән Очы... Түбән Очның иң читендә, келәтләргә җитмичә, совхоз бакчасы каршында, туганмын мин бер өйдә. Мең тугыз өйз, илле җиде, июннең икесендә, кич беләнме, иртән микән, килгәнмен мин бу җиргә. Исемдә юк, дүрт-биш елы, туганнан, һич тә белмим, биш-алты яшьтә булганны, әз-мәз итеп хәтерлим. Хәтерлим мин лампаларны, куык тезелгән җепне, ара-тирә алар шартлап, алыштыруга хәтле. Керосин тулы савытның, чоланда утырган чагын, йөгреп кереп уртлавымны, әле хаман онытмыйм. Чыра ярып, пич кабызып, аннан узуын көтеп, нәнәйнең әпәй салуын, бик кызык итеп, күреп. Кытайга барасым килеп, әпәй краен ашап, әле булса, андый тәмне, табалмыйм, күпме яшәп. Багана өчен казылган, чокырлар әле истә, таш бәрешеп, шаяртуның, эзләрен күрәм өстә. Кыен булгандыр яшәүе, ул чакта, бүгенгедән, хәзер генә чагыштырам, яшәп, картаю белән. Фан.Наби.



- 82 - 0 Fan/Nabi/
20.12.2020 12:56
Войдите на наш сайт, для этого введите ваш e-mail, и мы отправим вам на почту данные для авторизации


Регистрируетесь на сайте, вы соглашаетесь с нашей Политикой конфедициональности

Расскажите друзьям в социальных сетях о данной странице:

ДОБАВЬТЕ КОММЕНТАРИЙ от имени «Гостя» или Войдите на uistoka.ru



Всего комментариев:9

Кабак эре, мин бәләкәй... Кабак ташыйм, зур бакчадан, кабакка уңдык быел, таудай төяп зур арбага, җигелеп тартам, сөйрим. Кабак ташыйм, зур бакчадан, өйгә хәтлем барасы, кабак эре, мин бәләкәй, кирәк арба тартасы. Кабак ташыйм, зур бакчадан, ару гына барасы, бакча белән өй арасын, йөзләп адым тартасы. Кабак ташыйм, зур бакчадан, кабак быел мул үскән, өйгә кертеп, ашыкмыйча, сәке астына тезәм. Тезлеп тора, солдатлардай, сәке астында, кабак, кыш үтүгә алар бетә, чәчәбез язга, кабат. Кабак ташыйм, зур бакчадан, кышкыга азык эшлим, кабак эре, мин бәләкәй, шуны ват, хаман уйлыйм. Фан.Наби.


Fan/Nabi/
21.12.2020 10:36

Чуенчым, бала чагым... Дүрт урамлы, безнең авыл, уртасында бар буа, ерак түгел ике елга, тирәләп чишмә ага. Зур түгел, Чупан авылы, урамнары да кыска, авылдашларга яшәгән, зурлыгы бик тә җитә. Мәләш урамы уртадан, ерын аша Карамал, өстәрәк Акман башланса, Түбән Оч аскарак ал. Мин үзем дә, Түбән Очтан, авылның иң очыннан, урам тора яшеллектән, тирәләп агач үскән. Түбән Оч урамы буйлап, иртә-кич көтү үтә, көтү үткәч эзләр кала, йөреп булмый тимичә. Бала чагым гөрләп үтте, Түбән Оч урамында, такта башлы агач өйләр, әледә исләремдә. Түбән Очны үтеп киткәч, тезлеп тора келәтләр, шул келәтләр артларында, җыя идек җиләкләр. Кыш көннәрен, бураннарда, көртне кыектан сала, бала-чага бик куанып, чананы шуннан шуа. Урам тулы бал кортлары, көтә үткән-сүткәнне, бәхетләрең ташлап китсә, алар бирә кирәкне. Бала чагым гөрләп үтте, Түбән Оч урамында, кире кайтмас ул бәхетләр, тик искә алам гына. Фан.Наби.


Fan/Nabi/
21.12.2020 10:34

Юлчы... Атымны җигеп чанага, печәнне түшәп аска, ашыкмыйча, кырын ятып, чыгасым килә юлга. Үтәсем килә киредән, бала чактан, бүгенгә, барлык йөргән юлларымны, кырын ятып печәнгә. Авыл урамнары буйлап, тукталып һәр бер өйгә, тазалык, бәхетләр теләп, авылда исәннәргә. Һәр кешенең кулын кысып, җылы сүзләрне әйтеп, хәлләрен аларның белеп, чәйләрен кереп, эчеп. Кайтыр идем мин кирегә, күңелем булгач кына, печәннәр өстәп авылдан, кырын ятылган көйгә. Фан.Наби.



Fan/Nabi/
21.12.2020 10:30

Бала чакның кышлары... Түбән Очны карлар баскан, чаңгы киям, кыш булгач, шул чагымны искә алам, һич онытмас яшь булгач. Урап чыгам эзләр буйлап, Ак Биекнең урманын, кемнәрнеңдер тозакларын, кемнәрнеңдер капканын. Ә тагында, буа истә, авылым уртасында, җәй көннәрен су кергәне, үрдәк-каз, бала-чага. Буа бозлана кыш көнен, көтеп алам, чакка-чак, көньки бәйләп зур пыймага, җилдерәм эзләр ясап. Өйгә кайтам төн булуга, пыйма шакылдый, туңган, идән өстендә торалмый, хәлсез, сәкегә авам. Баш чайкый, өйдә булганнар, нәнәй, әни, калганнар, менә кайтты, эш кешесе, дигән булып көләләр. Миңа рәхәт, туган өйдә, тәнгә җылы тарала, йоклап китәм һич сизмичә, иртәгә буа көтә. Фан.Наби.



Fan/Nabi/
21.12.2020 10:25

Мин сугышта югалдым...(Әйләнеп кайтмаган авылдашларга багышлап).


Сүзләр бирдем, кайтам диеп, мин сугышка киткәндә, матур, аяз, июнь иде, без авылдан чыкканда. Борлып, борлып, мин карадым, авылыма, һушлашып, козгын очты, баш очымда, йөрәгемне җулатып. Арба сыкрый, юл буена, төрле уйлар уйлатып, дәшми бара, авылдашым, сугыш көткәч безне сың. Январь бетеп, февраль башы, мин хаманда сугышта, җил сызгыра, каен шаулый, ә уйларым, авылда. Ничек анда, балаларым, биш кызым да, бер улым, аналары, алар белән, мин яраткан хатыным. Көннәр үтә, көн артыннан, бүген айның сигезе, февраль башы, капма-каршы, дошман килә түгелме. Кинәт сызлау, ярып үтте, чыдамас итеп мине, җиргә аудым, күзем йомып, гомерем шулай бетте. Сүзләр биреп, кайталмадым, гафу үтенәм, халык, балаларым, сезнең алда, өзлеп сөйгән, хатын! Минсез килде, җиңү көне, минсез үтте, күп еллар, ятып калдым чит җирләрдә, төшмәгәч кайтыр юллар. Җитмеш биш ел, мин яшәмим, җитмеш биш ел, сугыш юк, җитмеш биш ел, җирдә ятам, җитмеш биш ел, каберем юк. Каберем юк, килә торган, яткан җирем билгесез, каен үсә урман булып, сөйли серен өзлексез. Үтеп китте, минсез генә, сизелми, туган көнем, йөз егерме, яшь тутырып, каенга сөйлим серем. Сүзләр биреп кайталмадым, гафу үтенәм, халык, миндә түгел булган гаеп, сугышта калдым, ятып! Фан.Наби.



Fan/Nabi/
21.12.2020 10:13

Авыл чите, серле урман... Авыл бетеп, соңгы ызба булып, Түбән Очның серле җирендә, бала чакның өе истә минем, ерын аша, урман читендә. Ерын чыгып өскә үрмәләсәң, колач-колач үсә агачлар, озынлыгын карап баш күтәрсәң, бүрекләрең баштан төшәрләр. Тирәнәйгән саен урман эчләренә, куелана агач - куаклар, кырысая, барган саен йөзләр, ишетелә серле авазлар. Карап торган төсле агач арасыннан, аю - бүре, хәтәр ерткычлар, сине генә көтеп торган кебек, ач көенә айлар һәм еллар. Чыгар кебек каршы куаклыктан, өсләреңә ыргып җен - пәри, ташланырлар кебек алар сиңа, сырхау - чирләр чәчеп, жәлләми. Менә шушы урман эчләреннән, кояш баеп кичләр җиткәндә, ишетелә ачык, минем бала чактан, серле аваз, Сак - Сук, дигәндә. Бала чакның өе истә калган, ерын аша, урман читендә, авыл бетеп, соңгы ызба булып, Түбән Очның юлы бетүгә. Фан.Наби.


Fan/Nabi/
20.12.2020 02:41

Бала чак, Түбән Очы... Түбән Очның иң читендә, келәтләргә җитмичә, совхоз бакчасы каршында, туганмын мин бер өйдә. Мең тугыз өйз, илле җиде, июннең икесендә, кич беләнме, иртән микән, килгәнмен мин бу җиргә. Исемдә юк, дүрт-биш елы, туганнан, һич тә белмим, биш-алты яшьтә булганны, әз-мәз итеп хәтерлим. Хәтерлим мин лампаларны, куык тезелгән җепне, ара-тирә алар шартлап, алыштыруга хәтле. Керосин тулы савытның, чоланда утырган чагын, йөгреп кереп уртлавымны, әле хаман онытмыйм. Чыра ярып, пич кабызып, аннан узуын көтеп, нәнәйнең әпәй салуын, бик кызык итеп, күреп. Кытайга барасым килеп, әпәй краен ашап, әле булса, андый тәмне, табалмыйм, күпме яшәп. Багана өчен казылган, чокырлар әле истә, таш бәрешеп, шаяртуның, эзләрен күрәм өстә. Кыен булгандыр яшәүе, ул чакта, бүгенгедән, хәзер генә чагыштырам, яшәп, картаю белән. Фан.Наби.


Fan/Nabi/
20.12.2020 01:47

Авылларда шау шулай... Бүрекне киям дә башка, тунымны иңгә салам, ян-фәрмәнгә чыгып китәм, шыр ачылган капкадан. Чак-чак калам, егылмыйча, басып торгач, чанадан, атым җилә, оча мени, юл салынган акланнан. Авылның читендә яшим, барырга җиде чакрым, атым зәһәр, аргымактай, эх итми, барып җитер. Диләнке алдым утынга, барам шунда, ашыгам, әгәр өлгермәсәм үзем, өлгергәннәр кисерләр. Утынсыз булмый авылда, газлар безгә килмәгән, юлларыда юнле түгел, машиналар үтмиләр. Ат тотабыз, өй аралаш, булмый анардан башка, печәнгә дә, утынга да, такси хәтта, кай чакта. Яшибез, нужа күрмибез, авылларда шау шулай, нишләсәңдә, туган җирләр, үзгәрми, үтеп еллар. Авыл тора ямле җирдә, таулы, урманлы илдә, ансы хәер, мөһим түгел, андый авыл, күп бездә. Фан-Наби.


Fan/Nabi/
19.12.2020 23:11
  • Местность расположения моей родной деревни можно охарактеризовать одним выражением: "РАЙСКИЙ УГОЛОК"! Увидевший хоть один раз эту красоту человек, согласился бы со мной без спору!

Чәчкә иле... Чәчкә иле, бармы җирдә, ә булса, кайда икән, белмәсәгез мин әйтермен, ул безнең Чупан икән. Нинди генә чәчкәләр юк, авылым тирәләсен, яланнарын кичеп чыксаң, башларың әйләнмәсен. Чәчкәләр бар бер күрмәгән, әгәр күрсәң һич белмәгән, алар үсә төрле төстә, җуйлып калып мәңге истә. Чәчкә үсә елда төрле, үзгәртәләр алар җирне, кабатланмый һич-бер, кире, шатландырып һәр чак безне. Умырзая, яз көннәрен, басып ала тау итәген, зәңгәр төстә күпләп үсә, морын төртеп карны тишә. Бармы сезнең күргәнегез, Чупанның чәчкәләрен, алар үсә бездә генә, кабатланмый, күрмәссең! Фан.Наби.


Fan/Nabi/
19.12.2020 20:06
Рейтинг@Mail.ru

Поддержите наш проект! Вступайте в социальные группы "У истока"


у-истока-в-youtube
у-истока-в-контакте
у-истока-в-одноклассниках
у-истока-в-facebook
у-истока-в-инстаграм
Написать