Друзья, нам очень нужно набрать 100 подписчиков для канала Дзен dzen.ru/uistoka.ru, подпишитесь, пожалуйста!
ГлавнаяТомская областьТомский райондеревня Казанка

Достопримечательности – деревня Казанка

Культурные ценности, памятники, архитектура, природа

Наша местная достопримечательность - это Руфания Хасановна Закирова. Пишет стихи и на русском и на татарском языках. Напишем несколько ее стихотворений.

Бәлки кире кайтмас идем

Бәлки кире кайтмас идем

Өзелмәсә йөрәгем,

Туып үскән Казан авылым,

Син бит минем Үзәгем.


Күз алдымда "Ипат" тавы,

"Туры" тау күз алдымда,

Бала чакта йөргән идем

Яшел болыннарында.

Тум буйлары - су буйлары,

Утраулар ар ягында,

Озын юллар тауга китә

"Ялан капкаларында".

Тауларында йөргән идем,

"Әминә уйларында",

Туган авылым, бала чагым

Гел минем күз алдымда.

Казан авылыма кайтам,

Йөрәкәем дәртләнә,

Ярларына сәләм әйтәм,

Сагыш миңә бәйләнә.

КИЛӘ ТУМ ТАТАРЛАРЫ

Себеремнең юллары ,

Уйный ак бураннары,

Тунга төренеп куеп

Килә Тум татарлары.

Дусларым, хуш килдегез,

Ничек туган-тумачак,

Сез сәләмәт булсагыз,

Миңа җиңел булачак.

Әй, балалар-татарлар,

Каыссы бересе руслар,

Аермасы юк инде,

Барысыда оныклар.

Кәләпүш кигән малай

Күз алдымда гел тора,

Минем милләтем, бугай,

Күңелдә саклап торам.

А вот и песня

ТУГАН АВЫЛЫМ

Туган авылым ураннары

Агым су буйларында,

Йөрәк әрни, күңел ярсый

Шул суга караганда.

Кушымта: Дулкынлана йөрәгем,

Кая калды яш чагым?

Шул дулкында тирбәләнеп

Узадыр гөмеркәем.

Агым сулар агадыр,

Безнең гөмер узадыр,

Сабый чаклардагы ирек

Буләк кебек буладыр.

Кушымта:

Йөрәгемнең почмагында

Шул бүләк истә тора,

Күпме генә яшәсәмдә

Йөлдыз дий балкып тора.

Кушымта:

Шундый вакыт җитәдер:

Җан дөн,ядан үтәдер,

Шул буләк тә сүреләнеп

Безнең белән китәдер.

Кушымта:

Естҗ у нее и переводы.

ЖУРАВЛИ (Гамзатов)

Мне кажется порою, что солдаты,

С кровавых не пришедшие с полей,

Не в землю нашу полегли когда-то,

А превратились в белых журавлей.

Они до сей поры с времен тех дальних

Летят и подают нам голоса.

Не потому ль так часто и печально

Мы замолкаем, глядя в небеса?

Миңә беленә кайчан егетләр,

Канлы кырлардан кире кайтмаган,

Кара җир астында түгел алар, -

Ак тырналарга бүген әйләнгән.

Хәзер да әле үткән замандан

Алар оча безгә тавыш биреп,

Түгел микән вакыт-вакыт анда

Куккә карыйбыз без тоңга кереп.

Алар оча "актык" юлларында

Кемне дер исеме белән өндәп,

Түгел микән тырна авазы да

Авар теленә ул китә охшап.

Оча, оча күктә төркем арып,

Булган дуслар, якын туганнарым,

Сафларында бораз ара күреп

Бөлки минем очен дип уйладым.



- 82 - 0 Kardash
09.03.2017 14:39
Войдите на наш сайт, для этого введите ваш e-mail, и мы отправим вам на почту данные для авторизации


Регистрируетесь на сайте, вы соглашаетесь с нашей Политикой конфедициональности

Расскажите друзьям в социальных сетях о данной странице:

ДОБАВЬТЕ КОММЕНТАРИЙ от имени «Гостя» или Войдите на uistoka.ru


Рейтинг@Mail.ru

Поддержите наш проект! Вступайте в социальные группы "У истока"


у-истока-в-youtube
у-истока-в-контакте
у-истока-в-одноклассниках
у-истока-в-facebook
у-истока-в-инстаграм


Пользователи, связанные с н.п. деревня Казанка

К сожалению, здесь еще никто не отметился.

Новые фото


Казанка

Написать