Друзья, нам очень нужно набрать 100 подписчиков для канала Дзен dzen.ru/uistoka.ru, подпишитесь, пожалуйста!
 село Нижнее Алькеево
ГлавнаяРеспублика ТатарстанАлькеевский районсело Нижнее Алькеево

Новости – село Нижнее Алькеево

Новости, события, объявления, общение

Куршебез Ильдар!


Күршеләр


«Җәбраил фәрештә миңа «Күршең белән яхшы мөнәсәбәттә бул!» – дигән үгет-нәсыйхәтләрен бирүне туктатмады. Мин аны хәзер күршене мирас алучылар исемлегенә кертер, дип тә уйлый идем».

Үз диненең кануннарын хөрмәт итүче мөселман үзенең күршеләре белән яхшы мөгамәләдә була, аларга игелекләр кыла һәм авыр вакытларында ярдәм итә. Ул Ислам диненең үгетнәсыйхәтләрендә һәм күрсәтмәләрендә күршеләргә карата булган мөнәсә-бәтләрнең иң югары урында булуын истә тота. Аллаһы Тәгалә Үзенең изге Китабында күршеләргә игелекле булырга кушкан: «Аллаһы Тәгаләгә буйсыныгыз, ата-аналарыгызга, туганнарыгызга, ятимнәргә, туган күршеләргә, туган булмаган күршеләргә, дустыңа, юлдашыңа һәм башкаларга яхшылыклар эшлә». Ниса: 36.

Әгәр күршең туганың да булса сезне күршеләр булу гына түгел, ә туганлык бәйләнешләре һәм бер диндә булу да берләштерә. Пәйгамбәребез үзенең күп кенә хәдисләрендә күршеләргә мәрхәмәтле булырга куша. Ул мөселманмы, түгелме, туганмы, юкмы, барыбер синең аңа карата булган мөнәсәбәтең Ислам дине кушканча күркәм булырга тиеш.

«Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә ышанган кеше күршесенә яхшылык эшләсен».

Йөрәге һәм акылы бу дин белән яктыртылган хак мөселман күршесенә карата киң күңелле, эчкерсез була, аның турында кайгырта һәм аның белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә була. Ул аңа булдыра алган һәр нәрсәсе белән ярдәм итә, шатлыгына шатлана, кайгысына кайгыра, теләкләрне уртак тели.

Шулай ук, өендә берәр ризык пешерелсә күршеләрен дә сыйламыйча калмый. Чөнки ризык пешкәндә чыккан исләрдән күршеләренең дә ашыйсы килеп, аларның исә бу ризыкны пешерергә хәлләре җитмәскә мөмкин.

«Әгәр шулпа пешерсәң суын күбрәк сал. Аннан соң күршеләреңә кереп, аларны да тиешенчә сыйла».

Мөселманның сизгер табигате күршесенең авыр тормышына тыныч кына карап тора алмый. Ислам дине буенча яшәүче кеше үзе рәхәт тормышта яшәп, күршесе авырлыкта яшәү белән килешә алмый. Ул һәрвакыт аңа ярдәм итеп яши.

«Күршесендә ач кеше була торып, үзе тук хәлендә ятып йоклаган кеше миңа инанмаган булыр».

«Күршесе ач булып, ә үзе тук булган кеше мөэмин түгел».

«Әй, мөселман хатын-кызлар, күршеләрегезгә сарык тоягы кадәр кечкенә генә булса да яхшылык эшләүдән кимсенмәгез».

Бу хәдис икенче яктан күршең биргән әйбергә кимсетеп карамаска, киресенчә зур итеп алырга куша: ягъни күршесе биргән әйбер сарык тоягы кадәр генә булса да, ул күршесенә рәхмәт укырга тиеш. Яхшылык өчен әйтелгән рәхмәт Ислам әхлагының аерылгысыз бер сыйфаты булып тора.

Хак мөселман үзенең туганнарына, яисә мөселман күршесенә генә яхшылык эшләп калмый, ә мөселман булмаган күршесен дә кире какмый. Бу нәрсә Ислам диненең шулкадәр киң күңелле булуын һәм ул, дин аермалыгына карамыйча, бөтен кешене үзенә рухландыруын аңлата. Бервакыт Габдуллаһ бине Гамер сарык суйгач үзенең ялчысыннан сорый: «Син безнең яһүд күршебезгә берәр нәрсә бирдеңме? Чөнки мин Аллаһ Илчесенең: «Җәбраил г.с. миңа күршең белән яхшы мөнәсәбәттә бул дигән үгет-нәсыйхәтләрен бирүне туктатмады. Мин аны хәзер күршене мирас алучылар исемлегенә кертер, дип тә уйлый идем», – дип әйткәнен ишеттем».

Менә шуңа күрә яһүд һәм насаралар мөселманнардан үзләренең гомерләре, намуслары һәм маллары өчен курыкмыйча яшиләр. Ислам диненең тарала башлаган чорларында мөселман авылла-рының тау башларына төзелгән чиркәүләре моңа дәлил булып то-ра. Бу вакытта алар әйләнәсендә меңләгән мөселманнар яшәгән.

«Аллаһы Тәгалә сезнең белән дин өчен сугышмаган, сезне өйләрегездән куып чыгармаган кешеләргә карата яхшылыклар кылудан һәм гадел мөнәсәбәттә булудан тыймый. Чыннан да, Аллаһы Тәгалә гадел кешеләрен ярата!» Мүмтәхәнә: 8.

«Бервакыт мин (ягъни, Гайшә): «Әй, Аллаһының Илчесе, минем ике күршем бар. Аларның кайсысын бүләклим икән?» – дип сорадым. Ул: «Ишеге синең ишегеңә якынрагын», – дип җавап бирде».

Димәк, игелекне янәшәдәге күршедән башла, аннан соң ераграк күршеләргә күч.

«Бу дөньяда мөселманны гадел күрше, иркен йорт һәм менәр ат (транспорт) бәхетле итә».

Безнең бабаларыбыз гадел күршене шулкадәр югары бәяләгәннәр, андый күрше белән күрше булып торуны үзләренә зур бәхет дип санаганнар. Бу дөньяда мондый бәхетне бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Бу хакта бик күп хәбәрләр бар. Бервакыт Сәгыйт бине әл-Гасның күршесе берәү белән йортын йөз мең дирһәмгә сатарга килешкән, ә аннан соң сатып алучысына әйтә икән: «Бу – әле йорт бәясе генә, ә син Сәгыйт белән күршелекне күпмегә сатып аласың?» Бу хакта Сәгыйт ишеткәч үзе аңа йөз мең дирһәм биреп аннан калырга үтенгән.

Исламда гадел мөселман күршенең урыны һәм дәрәҗәсе турында менә нинди данлау сүзләре әйтергә мөмкин. Ә начар күрше хакында нәрсәләр әйтергә мөмкин соң? – Начар күрше ул Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм кеше. Бу тормышта Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәр яхшылыкның нигезе булып тора. Начар күрше бу мәрхәмәттән мәхрүм ителгән.

«Валлаһи дип әйтәм, инанмый, валлаһи дип әйтәм инанмый, валлаһи дип әйтәм, инанмый!» Кешеләр: «Кем, әй, Аллаһының Илчесе?» – дип сорыйлар. Ул: «Аның усаллыгыннан күршесе имин булмаган кеше», – дип җавап бирә».

«Күршесе аның усаллыгыннан имин булмаган кеше җәннәткә кермәс».

Күршесенә усаллык, явызлык китерүче начар күршенең җинаяте нинди авыр, Аллаһы Тәгалә аны хәтта җәннәткә керү мөмкинлегеннән дә мәхрүм иткән.

«Әй, Аллаһ Илчесе, фәлән хатын төннәр буе гыйбадәт кыла, көндезен ураза тота, яхшылыклар эшли, садакалар бирә, ләкин үзенең күршеләренең хәтерен калдыра». Аллаһ Илчесе әйтә: «Анда изгелекнең әсәре дә юк, ул утта янучыларның берсе булыр!» Кешеләр әйтә: «Фәлән хатын бары тик фарыз намазларын гына укый һәм фәкыйрьләргә бары тик сөт кенә бирә, ә үзе беркемне дә рәнҗетми». Аллаһ Илчесе әйтә: «Ул җәннәт иясе булыр!».

Хак мөселман күршесе белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тырыша. Ул бигрәк тә күршесенең хак-хокукларын боза торган гөнаһлардан курка. Чөнки мондый гөнаһлар куркыныч нәтиҗәләргә китерә һәм бик авыр җинаять булып тора. Бервакыт Аллаһ Илчесе үзенең сәхабәләренә: «Уйнаш нәрсә ул?» – дип сорау бирә, алар: «Ул – Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесенең рөхсәт итмәгән эше» – дип җавап бирәләр. Шуннан соң ул болай ди:

«Чыннан да, әгәр бер кеше чит ун хатын-кыз белән зина кылса, бу әле аның өчен күршесенең хатыны белән зина кылган хәтле авыр җинаять булып саналмый». Шуннан соң ул аларга угрылык турында сорау бирә. Алар болай дип җавап бирәләр: «Ул нәрсә – Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесенең рөхсәт итмәгәне». Шуннан соң ул болай ди: «Чыннан да, әгәр бер кеше ун йортны таласа да, аның бу эше күршесен талап чыгу хәтле авыр җинаять булып саналмый».

«Кыямәт көнендә үзара талашучылар арасыннан иң беренче булып күршеләрдән сорау алына».

Әдәплелек кагыйдәләрен һәм үз диненең үгет-нәсыйхәтләрен яхшы белүче мөселман үзенең күршесе белән дошманлашканчы, талашканчы мең кат уйлый, чөнки ул әлеге сүзләрне беркайчан да исеннән чыгармый.

«Кыямәт көнендә күршесенә бәйле булган күпме күрше: «Ий, Раббым, бу кеше миңа берәр нәрсә кирәк булганда аннан сорагач, ишеген ябып куя һәм үтенечемне кире кага иде», – дип әйтәчәк».

Үз динен тиешенчә тоткан мөселман күршесенә яхшылык эшләүгә үзенең көчен кызганмый. Саранлыгы аркасында күршесенә яхшылык итмәгән кешегә Кыямәт көнендә никадәр оят һәм хәсрәт булачак.

«Мөэминнәр бер-берсен тотып торучы нык корылма кебек».

Ислам мөэминнәрне бер-берсенә тиеп торган биек бинага тиңли. Бу бинаның һәр кирпече бу җәмгыятьнең бер агъзасы булып тора һәм кирпечләрнең һәрберсе башка кирпечләр белән нык һәм тыгыз бәйләнештә булып, бинаның ныклыгын һәм чыдамлыгын тәэмин итеп торырга тиеш, югыйсә ул ишелеп төшәргә мөмкин. Ислам шуның һәр кирпечен рухи азык белән тукландырып, үзара ярдәмлек һәм оешканлык тәэмин итә. Шуңа күрә бу бинаны бер-нинди көтелмәгән хәл дә, бернинди гарасат та какшата алмый.

Югарыда бәян ителгәнчә, йөрәге дин белән сугарылган мөселман үзенең күршесенә карата түземле һәм сабыр була. Әгәр аңа күршесе ниндидер вак күңелсезлекләр китерсә дә, ул ачуланмый, хәтер сакламый һәм нинди дә булса хата, яисә кимчелек җибәрсә, аны гафу итә, аннан берни дә таләп итми. Чөнки ул шуның өчен Аллаһы Тәгалә аның үзен бүләкләвенә һәм Аның мәрхәмәтенә юлыгуга ышана.

Беркем дә күршесенең усаллыгына усаллык белән җавап бирергә тиеш түгел. Бу нәрсә изге сыйфатларны тәрбияләүдә кулланыла торган алымнарның иң яхшысы булып тора.

«Әгәр күршеләреңнән синең турыда, ул яхшы кеше, дигәнне ишетергә туры килсә, димәк, син – яхшы кеше, әгәр явыз дисәләр, димәк, син явыз кеше икәнсең».

Кеше үзе һәм гаиләсе хакында ялгышырга, күзләре «сукыр» булырга мөмкин. Шуның өчен үз хәлен белергә теләүчеләр өчен иң дөрес юл башкаларның үзе турындагы фикерләрен ишетү. Әгәр кешеләр яхшы кеше дип шәһадәт бирсәләр, шатланырга һәм шул дәрәҗәне югалтмас өчен тырышырга кирәк. Әгәр яман дисәләр, үз хәлеңне төзәтергә кирәк. Кешене үзенең күршеләре һәм аның белән бергә мөгамәлә итүчеләр кадәр беркем дә белмәс. Шуның өчен бу турыда күршеләрнең сүзе игътибарга алына. Димәк, кеше үзе-нең нинди адәм икәнлеген беләсе килсә, күршеләренең сүзләренә колак салсын. Фәкать шәһадәт бирүче күршеләренең яхшы һәм вөҗданлы адәмнәр булуы шарт. Игътибарсыз һәм вөҗдансыз адәмнәрнең шәһадәт бирүләрендә зур хикмәт табылмас, шулай булса да, күршеләргә күршелек хакында кимчелек итмәү мөселман кеше өстенә йөкләнгән бер вазифа. Кыскасы, үзеңнең кем икәнеңне беләсең килсә, үзең белән бергә яшәүчеләрдән, бергә эшләүчеләрдән белерсең.

«Явызлыгыннан күршесе имин булмаган кеше мөэмин түгел».

Күршелек янәшә торуда гына түгел, бәлки базарларда, сәүдә урыннарында да бер-берсенә янәшә булган кибетчеләр дә күрше булалар. Шуңа күрә күршесенең алучысын ничек булса да үзенә тарту, яки аннан арзангарак биргән булып, алучыга тозак кору, болар бар да күршеләрне рәнҗетү була.

«Әгәр бер кеше Аллаһыга һәм Ахирәт көненә ышанса, күршесенә игелек кылсын, кунакны хөрмәтләсен һәм сөйләгәндә яхшы сүзләр генә сөйләсен, яки тик торсын».

«Күршеләрегез белән яхшы мөгамәләдә булыгыз».


- 2690 - 1 Rafas
15.01.2014 22:47

Расскажите друзьям в социальных сетях о данной странице:

Посмотрите страницы «Новости» в соседних населенных пунктах:



ДОБАВЬТЕ КОММЕНТАРИЙ от имени «Гостя» или Войдите на uistoka.ru


Рейтинг@Mail.ru

Поддержите наш проект! Вступайте в социальные группы "У истока"


у-истока-в-youtube
у-истока-в-контакте
у-истока-в-одноклассниках
у-истока-в-facebook
у-истока-в-инстаграм


Пользователи, связанные с н.п. село Нижнее Алькеево

Новые фото


Туганнар!
Ике ел узды!
Минем авылым!
Минем авылым!

Написать