Поведай

Мы будем благодарны, если вы поможете нам в развитии нашего сайта о малой родине и разместите у себя на сайте или блоге данную ссылку о родном крае:

Также можно нажать знакомую кнопочку:

У ИСТОКА

Расскажите всем о вашей малой родине! Это интересно.
  Наш рейтинг:   деревня Влазовопоселок Хийденсельгасело Коршикгород Киров деревня Сандалашка - 1

Республика Башкортостан Белокатайский район
деревня СандалашкаКлевое место

История Новости Жители Фото Видео Достопримечательности Организации Соседи Ремесло Фольклор Природные богатства Погода


• Биографии • Моя малая родина • Живу здесь • Жил здесь • Клевое место • Родился здесь • Ищу тебя

ЖИТЕЛИ. Биографии жителей

записи о людях, которые живут, родились, бывали, любят этот родной край.

Авылдашым Фәнил турында истәлекләрем. Бәхетле бала чак һәм кыңгыраулы мәктәп еллары бар кешеләрнеңдә хәтерләрендә мәңгелеккә кала шикелле. 1964-че елның җәй айларында Баишевлар гаиләсе Башкортостанның Балакатай районындагы бәләкәй генә безнең Сандалаш авылына күченеп килделәр.Нафик абый белән Зөлхизә апа авылдыбызның башлангыч мәктәбендә эшләсәләр, ә балалары Лена белән Фәнил безнең белән бергә укыдылар. Укыучы балалар аз булганлыктан1-4 класс балалары бер бүлмәдә укый идек. Кыска гына вакыт эчендә Баишевлар гаиләсе Сандалаш авыл халкына нык окшадылар һәм авылдашларыбызның хөрмәтенә лаеык булдылар. Хаттә минем әти белән әни элеке башкорт йолаларына таянып Нафик абый белән Зөлхизә апаны үзләренең "борондок кызы һәм улы" итеп таныдылар (иглан иттеләр). Чынлапта Зөлхизә апа белән Нафик абый минем әти-әниләрне "инәй" һәм "әтей" - дип йөреттеләр. Безнең авылыбызның кешеләре тырыш һәм уңганнар,ә табигәте бай һәм матур. Хәтеремдә Фәнил белән авыл кырында аккан салкын Ыкта (Ик) Башкортостан елгаларында бик сирәк очрый торган бәрде балыклары тоткан чаклар. Бәрде балыгын кармакка тотар өчен бик зур тәҗрибә таләп ителә,шулай булсада Фәнил бу һөнәргә бик тиз өйрәнде.Шулай ук Фәнил беләнбергә авылыбыз кырындагы тау итәкләрендә төрле җиләкләр,кара урманнарында балтырган,юуа һәм пикәннәр җыйган чаклар. Балачак-ул бар җирдә дә күп яклары белән бер-берсенә бик охшаган һәм бер төрлерәк үтә диләр. Шулай булсада әдәм баласына авыл традициялары,мәктәп тәрбиясе һәм хаттә авылның табигәте дә үзенчә эз калдыра шикелле.Без авылдашлар безгә генә хас булган бик күп якшы һәм файдалы әйберләрне үзебезгә сеңдереп үстек. Ничектер безнең авыл малайлары бер-беребез белән сугышып-кырышып үсмәдек. Киресенчә гел бер-беребезгә терәк булдык. Авылдашлар арасында урлашу һәм башка начарлыкларны мин хәтерләмим. Фәнил ул инде бөтенләй үзенчәлеклерәк булып үсте. Без аны үзенең тәрбиясе һәм белеме ягынан бездән бер башка югарырак сымак тойа идек.Фәнилне без "бөек теоретигыбыз" дип йөртә торган идек.Эштә дә, уйнаганда да гел аның фикерен тыңлап практикада кулланырга тырыштык . Безнең бар сарауларыбызгада һәр чак Фәнилнең гадел безнең өчен кирәкле явабы бар иде.Бездән күбрәк белсәдә ул безнең белән бер вакытта да бәхәсләшмәде, шул сыйфатлары өчен дә без аны ярата һәм хөрмәт итә идек.Уфада укыган чакларында Фәнил авылыбызга каникулларда гына кайтып йөреде. Армия сафларыннан кайткач мин Уфага барып ул укыган 1-че интернат мәктәбендә Фәнил кырында ике көн булып кайттым.Фәнилләрнең 10-чы класлары мәктәпне тамамлап "саубуллашу кичәсен" үткәрәләр иде. Класташлары белән аралашканда мин Фәнилнең дуслары арасында тәрбияле һәм зур хөрмәткә лаеклы икәннен белдем һәм авылдашым белән горурланып авылга кайттым.Тәрбияле булу ул минемчә бүтән кешеләргә карата ихтирамлы, игътибарлы, кешелекле, хәтер саклаучан, тыйнак булу дигән сү. Кызганычка каршы 1973 елдан соң безгә аның белән очрашырга насыйп булмады. Мине язмыш Свердлау якларына алып китте. Шулай булсада мин авылдашымның зур уңышларга ирешкәннәрен ишетеп шатлана торган идем. Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә. Тик кызганычка каршы Фәнилнең гомере бик иртә өзелә.Бу кайгы хәбәрне бик соң ишеттем һәм аның белән хушлашырга кайта алмадым. Фәрид Нусратуллин. март 2015 ел. Сандалаш-Екатеринбург.



Fәrid
09.10.2016 05:46

Посмотрите страницу "Жители" других населенных пунктов вашего родного края:
• деревня Воецкое • село Ангасяк • деревня Львовка • деревня Петропавловка • деревня Красноармейская

ДОБАВИТЬ КОММЕНТАРИЙ

Вход uistoka.ru



Всего комментариев:1

Баишев Фаниль Нафикович родился в д.Мунасово 15 января 1956 года в семье учителя. Детство провел в д.Сандалашка, где окончил начальную школу. В этом небольшом селении его отец Нафик Ахметович работал тогда учителем в начальной школе. Его сын научился читать рано, ведь курс начальной школы Фаниль прошел под руководством отца. Учился в Айдакаевской, Новобелокатайской школах, в школе - интернат №1 г. Уфы. Некоторое время работал учителем русского языка в Айдакаевской школе, затем служил в Советской Армии.Окончил восточный факультет Ленинградского государственного университета в 1983 году. В 1983-87 годах находился в Республике Йемен в качестве переводчика в группе консультантов премьер - министра и советников по планированию. Свободно говорил на английском языке и иврите, хорошо владел арабским. В 1987 году он возвратился домой с семьей в Уфу и стал научным сотрудником Института истории, языка и литературы Уфимского научного центра Российской Академии наук, полностью погрузился в научную работу, написал и защитил кандидатскую диссертацию в 1992 году. Участвовал в подготовке учебника арабского языка для башкирских школ, один из авторов пособия на башкирском языке «Как читать Коран».В 1990 году включен в состав творческой группы по подготовке к изданию «Корана» на башкирском языке, являлся общим и научным руководителем группы. Научные изыскания и творческие замыслы не были до конца реализованы из-за преждевременной кончины.Государственной премии Республики Башкортостан имени Салавата Юлаева удостоен посмертно в 1994 году за участие в подготовке к изданию Корана на башкирском языке.Умер в 1993 году в Уфе, похоронен в Айдакаево.20 ноября 2006 года Постановлением Правительства Республики Башкортостан муниципальному учреждению межпоселенческой центральной библиотеке Белокатайского района Республики Башкортостан присвоено имя Баишева Фаниля Нафиковича.



Fәrid
08.10.2016 09:46

Рейтинг@Mail.ru